2014 елның 27 мартында Биектау районы Мәдәният йортында эшмәкәрләрнең киңәйтелгән киңәшмәсе булып узды. Чарада Биектау муниципаль районы хакимияте башлыгы Р.Г.Кәлимуллин, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова, банклар, Татарстан Республикасы кече һәм уртача бизнес предприятиеләре ассоциациясе вәкилләре, Биектау муниципаль районында сәүдә эшчәнлеге алып баручы хосусый эшмәкәрләр һәм оешмалар вәкилләре катнашты.
Киңәшмәне Р.Г.Кәлимуллин ачып җибәрде. Ул чарада катнашучыларны районның икътисадый хәле, шул исәптән кулланучылар базары өлкәсендәге хәлләр белән таныштырды.
М.И.Егорова Татарстан Республикасында алкогольле продукция, шул исәптән сыра белән сәүдә итүгә кагылышлы мәсьәләләргә тукталып үтте, Биектау районындагы вәзгыять турында тәфсилләп сөйләде. Шулай ук тикшерүләр вакытында ачыкланыла торган закон бозулар һәм аларга юл куймау ысуллары турында да әйтелде. Гамәлдәге законнар, шул исәптән “Кулланучылар хокукларын яклау турында” Россия Федерациясе Законы нигезендә, сәүдә предприятиесенең сатудагы товарлар сыйфатына җавап бирергә тиешлеге игътибар үзәгенә алынды. Яраклылык вакыты, саклау вакыты чыккан, сыйфат, стандарт таләпләренә туры килми торган товарларны сатуның тыелуы турында кат-кат әйтелде. Марина Ивановна алкогольле продукцияне ваклап сатуны лицензияләү, үткәрелә торган тикшерүләр, закондагы үзгәрешләр турында һ.б сорауларга җавап бирде.
Чарада “Алкоторг” ҖЧҖ, “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖ һәм “Болгар сырасы” ААҖ вәкилләренең дә катнашуы эшмәкәрләргә, шулай ук юридик затларга эшчәнлекләре барышында килеп чыга торган сорауларга шунда ук җавап ишетү мөмкинлеге тудырды.
Чара эшлекле һәм конструктив төстә узды.