2014 елның 3 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә алкогольле продукция буенча Республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы булып узды. Анда республикабызның ваклап сату челтәрләрендә сатыла торган Татарстан, Россия һәм чит ил җитештерүчеләренең эмульсион ликерлары дегустацияләнде.
Дегустациягә Ирландиянең атаклы “Brogans Irish Cream” һәм “Baileys Original Cream” ликерлары, шулай ук “Родник” ЯАҖ, “Опытный завод “Нива” ҖЧҖ, “Татспиртпром” ААҖ филиалы - “Казан ЛВЗ” продукциясе тәкъдим ителде.
Тәкъдим ителгән продукциянең ваклап сатудагы бәясе – 0,5 л бер шешә ликер өчен 200-600 сум.