Мигель де Сервантес, тормыш – шахмат уены белән бер, дип әйтергә яраткан. Бу чынлап та шулайдыр. Чөнки тормыш гел көчле “фигуралардан”, җиңүләрдән генә тормый бит.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе командасы, әнә шул гыйбарәне искә төшереп, мартның соңгы атнасында Татарстан Республикасы дәүләт хезмәткәрләре арасында үткәрелгән Спартакиада кысаларында шахмат турнирында катнашты.
Беренче карашка, шахмат хиссез генә уйнала торган тыныч уен кебек. Тик шулай тоела гына бу. Өч көн буе хисләрнең ничек “кайнап” торганлыгын шахматчылар үзләре генә белә. Көндәшләр бик көчле иде шул. Шуңа да карамастан, безнең команда чыгышы беркемгә дә оят китерерлек булмады. Җитәкчебез урынбасары Арсланов Рөстәм Әсхәт улы шәхси зачетта алтынчы урынга чыкса, команда зачетында 26 команда арасыннан 8 нче урынны алдык. Командабызны чын күңелдән котлыйбыз! Афәрин, булдырасыз!
Хәер, уеннан канәгатьлек хисе аласың икән, җиңелүнең дә бернинди әһәмияте була алмыйдыр ...