“Алкогольле продукцияне маркировкалауга бәйле мәсьәләләр буенча Россия Федерациясе Хөкүмәтенең кайбер актларына үзгәрешләр кертү турында” 27 март, 2014 ел, №236 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары нигезендә, иске үрнәктәге федераль маркалар белән маркировкаланган алкогольле продукция әйләнеше срогы 2015 елның 1 гыйнварына кадәр озайтылды.
Моңа кадәр бу срок, 2014 елның 1 маена кадәр, дип билгеләнгән иде.
Исегезгә төшерәбез: Россия Федерациясе территориясендә җитештерелә торган алкогольле продукцияне маркировкалау өчен федераль махсус маркаларның гомуми рәвеше һәм тасвирламасы “Росалкогольрегулирование” сайтында “Федераль махсус маркалар” бүлегендә урнаштырылган: http://fsrar.ru/fsm/obrazcy-i-HYPERLINK “http://fsrar.ru/fsm/obrazcy-i-opisanie-zaxhitnogo-kompleksa-fsm-"oHYPERLINK "http://fsrar.ru/fsm/obrazcy-i-opisanie-zaxhitnogo-kompleksa-fsm-"pisanie-zaxhitnogo-kompleksa-fsm-.