2014 елның 4 апрелендә Алабугада Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары З.Х.Сөнгатуллина рәислегендә 2014 елның I кварталы йомгаклары буенча алкоголь базары торышына багышланган киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина, сәүдә, җәмәгать туклануы һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.
Киңәшмә алдыннан Шәһәр мәдәният йорты холлында “Алабуга сөте” ҖЧҖ, “Эссен Продакшн” ЯАҖ, “Алабуга ит консервлары комбинаты” ААҖ кебек җирле җитештерүчеләрнең товарларына күргәзмә-дегустация уздырылды.
“2014 елның гыйнвар – февралендә Алабуга районы буенча 19,5 мең дал күләмендә алкогольле продукция сатылды (бу узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда 93 процент тәшкил итә), шул исәптән 10,2 мең дал күләмендә аракы (узган елдагыга карата 84 процент) сатылды. 2 ай йомгаклары буенча хәмер продукциясен, тулаем аракы сатуның кимүе күзәтелә”, - дип башлады чыгышын Гөлшат Вафина.
Алкогольле продукциянең легаль сату күләме кимүенә хәмернең законсыз әйләнеше, тәгаенләп әйткәндә, Казахстан Республикасыннан контрафакт алкоголь кертү фактлары артуның йогынты ясавы билгеләп үтелде.
2014 елның I кварталы йомгаклары буенча Алабуга шәһәре һәм Алабуга районында барлыгы 24 контрольлек чарасы уздырылган, шул исәптән алкоголь буенча – 14. Барлыгы 17 бозу ачыкланган, шул исәптән алкоголь буенча – 12.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы белгечләре ел башыннан бирле барлыгы 8000 литрдан артыграк күләмдә хәмер продукциясен, шул исәптән Казахстан Республикасында җитештерелгән 7900 литрга якын хәмерне законсыз әйләнештән алды (Алабугада 79 литр күләмендә алкогольле продукция тартып алынды, шуның 78 литры – Казахстанда җитештерелгән).