Кырым Республикасы һәм Севастополь ш. хәмер базары оешмаларын Россиягә интеграцияләү чаралары

2014 елның 7 апреле, дүшәмбе

“Росалкогольрегулированиедә күчеш чорында Кырым Республикасы һәм Севастополь ш. хәмер базары оешмаларын Россиягә интеграцияләү чараларын оператив төстә кабул итү өчен Комиссия оештырылды.

Хәзерге вакытта Кырым һәм Севастопольнең хәмер базарлары оешмаларының лицензияләрен яңадан рәсмиләштерү эше төгәлләнде. Лицензияләр бланклары 2014 елның 25 мартыннан  “Росалкогольрегулированиевәкилләре тарафыннан  бирелә. Документлар элек бирелгән лицензияләрдә күрсәтелгән гамәлдә булу срогын саклау нигезендә яңадан рәсмиләштерелә.

Хәзер федераль махсус маркалар (ФСМ) бирүгә гаризалар кабул ителә.

Хәмер базары оешмаларыннан ФСМ алуга документлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Симферополь ш., Казан ур., 29 йорт.

26 мартка “Росалкогольрегулированиегә Кырым һәм Севастопольнең хәмер базары оешмаларыннан лицензияләрне яңадан рәсмиләштерү турында 76 гариза алынган. Хәзерге вакытта аларның барысы да карап тикшерелгән. Лицензияләрнең дәүләт җыелма реестрына 42 оешма буенча 108 язу кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International