Җомга көнне, 2014 елның 4 апрелендә, Баулы районының махсус полигоны территориясендә контрафакт хәмер продукциясенең чираттагысы юк ителде.
Шулай итеп, легаль булмаган 9202 хәмер шешәсе күп тонналы бульдозерның чылбырлы тәгәрмәчләре астында калды. Контрафакт хәмерне юк итү сигез сәгатьтән артыгракка сузылды.
Бу хәмер продукциясе хуҗаларыннан Баулы районы буенча ОБЭП һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан тартып алынган иде. Әлеге чаралар гражданнарыбызның гомерен һәм сәламәтлеген саклау, шулай ук икътисадый мәнфәгатьләребезне кайгырту, кулланучыларның сыйфатлы продукциягә ихтыяҗын канәгатьләндерү, алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә законны үтәү зарурилыгы белән бәйле.
Бу юлы да Казахстан Республикасыннан китерелгән алкогольле продукция юк ителде. Әлеге продукциянең акциз маркалары юк иде, моннан тыш химик составын тикшерү тартып алынган эчемлекләрнең кабул ителгән стандартларга туры килмәвен күрсәтте. Баулы суды карарлары нигезендә, исерткеч эчемлекләр конфискацияләнеп, юкка чыгарылды.