Тукай муниципаль районында киңәшмә

2014 елның 8 апреле, сишәмбе

7 апрель көнне Тукай районында 2014 елның 1 кварталы йомгаклары буенча алкогольле базарның торышына багышланган киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә район хакимияте башлыгы Васил Гариф улы Хаҗиев, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И.Х.Абзалова, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы  бүлеге начальнигы Р.Ш.Хөснетдинов, район суды рәисе Р.Ф.Зиннәтов, район прокуроры М.И.Әхәтов, предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр җитәкчеләре, хосусый эшмәкәрләр катнашты.

Тукай районында 2014 елның 1 кварталы йомгаклары буенча  барлыгы 11 контрольлек чарасы үткәрелде, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә 5 тикшерү уздырылды. Закон бозуларның 8 очрагы ачыкланды, шул исәптән алкоголь буенча – 5: тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның дүрт очрагы, шулай ук Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукциянең законсыз әйләнештә булуының бер очрагы билгеләнде, дип хәбәр итте үзенең чыгышында Гөлшат Вафина.

Киңәшмә йомгаклары буенча, алкоголь базарына контрольлек итү мәсьәләре ягыннан ведомствоара хезмәттәшлекне нәтиҗәле итү максатыннан чыгып, алкогольле продукциянең законсыз әйләнешен ачыклау, аңа киртә кую өлкәсендә контрольлек һәм хокук саклау органнарының уртак эшчәнлеге турында килешүгә ирешелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International