Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәткә, ә аннан - Дәүләт Думасына “рюмочная”ларга каршы көрәшү буенча Татарстаннан берничә тәкъдим кергән.
Эш шунда: спиртлы эчемлекләрне төнлә сатуны тыю җәмәгать туклануы оешмаларына кагылмый. Ә хәзер аларга исемнәрен “бар” дип үзгәрткән элеккеге “рюмочная”лар да керә. Республикада мондый “бар”лар саны - кимендә 500-600.
“Исерткеч эчемлекләр белән төнлә сату итү законлаштырылган кебек килеп чыга, - ди ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Арсланов. - Без, “рюмочная”ларга лицензия алу мөмкинлеге калдырмас өчен, алкоголь белән сәүдә итүче предприятиеләргә минималь мәйданнарын 100 кв.метр итеп билгеләү тәкъдиме белән чыктык. Шулай ук, мини-барларда хәмер сатып алучылар кесәсенә “суксын” өчен, алардагы спиртлы эчемлекләр бәясен 1,5 тапкырга арттыруны тәкъдим иттек.”
Тагын бер тәкъдим – ул да булса торак йортларда спиртлы эчемлекләрне сатуны тыю (“рюмочная”лар, кагыйдә буларак, шуларга “елыша”).