Минзәлә муниципаль районында киңәшмә

2014 елның 9 апреле, чәршәмбе

2014 елның 8 апрелендә Минзәлә районында башкарма комитет җитәкчесе И.Т.Шаһгалиев, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина, полиция начальнигы Е.Я.Клещевников, авыл җирлекләре башлыклары, алкогольле продукция һәм сыраны ваклап сату белән шөгыльләнүче хосусый эшмәкәрләр, юридик затлар катнашында киңәшмә булып узды.

Киңәшмәдә алкогольле продукция һәм сыра эчемлекләрен сату мәсьәләләре; агымдагы елның 3 аендагы контрольлек чаралары нәтиҗәләре карап тикшерелде; алкогольле продукция һәм сыра продукциясе әйләнешен декларацияләү соклары һәм тәртибе буенча фикер алышу булды. Алкогольле продукцияне, шул исәптән сыраны балигъ булмаганнарга сатуга юл куймау мәсьәләсе аерым игътибар үзәгенә алынды: хуҗалык итүче субъектларга штрафлар турында, сатып алучының яшенә шик туган очракта сатучының  бу заттан шәхесен раслаучы документ күрсәтүен таләп итүгә хокукы турында мәгълүматлар җиткерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International