Сырлы стакан эчләрендә

2014 елның 11 апреле, җомга

Эшебезнең өстенлекле юнәлеше – легаль булмаган хәмер әйләнешен ачыклау һәм өй шартларында этил спиртыннан торган продукция әзерләгән гражданнарны җаваплылыкка тарту. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы хезмәткәрләре “кайнар линия” телефоннары аша алынган мөрәҗәгатьләр нигезендә  үз ведомствосы карамагындагы районнарда полиция хезмәткәрләре белән берлектә, шәхси хуҗалыкларда өй шартларында әзрләнгән продукция (самогон) сатуга юл куймау максатыннан чыгып, атналык рейдлар уздыра. 2014 елның 1 кварталы эчендә генә дә самогон сатуның 44 очрагы ачыкланды. Закон бозучылар ТР КоАП 2.8. статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартылды. Әмма, ни кызганыч, законны санга сукмаучылар моңа карап кына кимеми. Әйбәт кенә акча алып эшләүчеләре дә, эшсезләре дә, “кәгазьсез яшел елан” ярдәмендә акча җитмәүдән котылырга маташучы пенсионерлар да көмешкәне куыпмы-куа. Аннан соң ничек булса да сатып җибәрергә тырыша: акчага да, бартерга, хәтта әҗәткә биреп тә.  Көмешкө генә түгел, әче балын да, шешәгә тутырып, тутырмыйча – кыскасы, җаның ничек тели – шулай... Тик медиклар раславынча, хәмер суррогатларының шунысы куркыныч: алар кешенең организмына, психикасына бик нык зыян сала. Кайберәүләр бу фикергә каршы килеп: көмешкәнең төрлесе була:  үзләренә баланың күз яше кебек чип-чиста продукт куучылар да бар (әйтик, эрбет чикләвекләре белән төнәтеп, өч тапкыр чистартып), дияр.  Булырга мөмкин, әмма сатуга дип әзерләнгән көмешкәгә кагылмый шул бу: аңа техник сыекчалар да, башкасы да кушыла. Хәмердән агулану очракларының әледән-әле кабатланып торуы – моның ачык мисалы. Иң куркынычы шул: беренче чиратта көмешкә көч-куәтләре ташып торган кешеләрне харап итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International