Декларацияләрне тапшыру форматлары үзгәртелде

2014 елның 14 апреле, дүшәмбе

“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки)  куллану күләме,  җитештерү куәтләреннән файдалану турында электрон рәвештә декларацияләр тапшыру форматы хакында5 август, 2013 ел, №198 Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт боерыгына үзгәрешләр кертү турында” 8 апрель, 2014 ел, №92 Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт боерыгы.

“Росалкогольрегулирование”гә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше күләме, шулай ук җитештерү куәтләреннән файдалану турында декларацияләр тапшырыла. Алар квалификацияле, көчәйтелгән электрон имза белән расланган электрон документлар рәвешендә тапшырыла.

Әлеге декларацияләрне тапшыру форматлары берникадәр үзгәртелде.

Алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләме турында, шулай ук этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция  әйләнеше күләме турында декларацияләрдә яңа юл пәйда булды. Анда үзләренә карата таләпләр үз көчен югалтучы федераль махсус маркалар һәм (яки) акциз маркалары белән маркировкаланган продукция калдыгы турында мәгълүмат чагылдырыла. Моннан тыш аерым юлларның атамалары аныкланды. Исегезгә төшерәбез: 2014 елның 1 гыйнварыннан сыра, сыра эчемлекләре, сидр, пуаре һәм медовуха җитештерүчеләр “Росалкогольрегулиование” гә җитештерү куәтләреннән файдалану турында декларация тапшырырга тиеш. Шуңа күрә декларция формасы һәм аны тапшыру форматы үзгәртелде. Әйтик, продукциянең һәр төре буенча китерелә торган мәгълүматлар аныкланды. Моннан тыш декларацияләрдә лицезияләнелә торган, шулай ук лицензияләнми торган эшчәнлек (сыра, сыра эчемлекләрен, сидр, пуаре һәм медовуха җитештерү һәм әйләнеше) турында мәгълүматлар күрсәтелә.

Алкогольле һәм спиртлы продукцияне (сыра,  сыра эчемлекләреннән, сидр, пуаре һәм медовухадан тыш) ваклап сату күләме турында декларациядә үзләренә карата таләпләр үз көчен югалучы федераль махсус маркалар һәм (яки) акциз маркалары белән маркировкаланган продукция калдыгы турында мәгълүмат чагылдырыла. Мондый декларациянең федерация субъектының вәкаләтле башкарма органына җибәрелүен искәртеп үтик.

Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукцияне ташу күләме турында декларацияләр тапшыру форматына кагылышлы нигезләмәләр үз көчен югалта.

Боерык имзаланганнан соң үз көченә керә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International