Ведомствоара комиссия утырышы

2014 елның 15 апреле, сишәмбе

15 апрель көнне Зеленодол муниципаль районы хакимиятендә алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү буенча бердәм дәүләт сәясәтен алып баручы ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды. Утырышны районның  Башкарма комитеты җитәкчесе С.Г.Егоров уздырды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы, “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары җитәкчеләренең чыгышлары тыңланды.

Башкарма комитет җитәкчесе районда хәмердән агулану очракларының шактый ук еш кабатлануын, шулай ук лицензиясез генә алкогольле продукция сатыла торган торак пунктларның күп булуын билгеләп үтте.

Утырыш йомгаклары буенча, алкоголь базары өлкәсендә эшне тәртипкә салу максатыннан, тиешле ведомстволар җитәкчеләренә авылларда алкогольле продукцияне легаль төстә сатуны оештыру, район яшьләр хәрәкәтләре белән берлектә районда алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш буенча булдырылган мобиль төркем эшен көчәйтү буенча бурычлар йөкләнде Районда теркәлгән хәмердән агулануның һәр очрагын ай саен карап тикшерү һәм анализлау турында карар ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International