16 апрельдә Чаллыда “2014 елның I кварталындагы эш нәтиҗәләре буенча “Чаллы шәһәре” муниципаль берәмлеге территориясендә алкогольле продукция базарының торышы турында” дигән темага муниципаль берәмлекнең башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.А.Кропотова рәислегендә киңәшмә булып узды. Киңәшмәдә ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина, Эчке эшләр министрлыгы Идарәсенең полиция начальнигы Р.М.Сабиров, “Роспотребнадзор” Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең территориаль бүлеге начальнигы урынбасары Л.Р.Нәфыйгуллина, Чаллы шәһәре буенча сәламәтлек саклау идарәсе җитәкчесе Е.А.Боенко, шулай ук шәһәрнең районнар хакимиятләре башлыклары, сәүдә, җәмәгать туклануы предприятиеләре, күңел ачу үзәкләре җитәкчеләре катнашты.
“2014 елның 1 кварталы йомгаклары буенча Чаллы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан хуҗалык итүче 63 субъектка карата тикшерү үткәрелде, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше мәсьәләләре буенча – 50, 48 закон бозучы ачыкланды, шул исәптән алкоголь буенча – 42: болар – төнге сәгатьләрдә сыра сатуның 27 очрагы, көмешкә сатуның 1 очрагы, тиешле лицензиядән башка гына алкогольле продукция сатуның 9 очрагы, шулай ук Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне сату яки ташуның 5 очрагы”, - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында Гөлшат Вафина.
Киңәшмәдә шулай ук законсыз әйләнештән алынган һәм конфискацияләнгән алкогольле продукциягә карата күрелә торган чаралар турында; алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә законны системалы төстә бозуга юл куйган хуҗалык итүче субъектлар белән сәүдә объектларына аренда килешүләрен өзү буенча тәкъдимнәр турында; балалар һәм үсмерләр арасында эчкечелек очракларын киметү максатыннан үткәрелә торган профилактик чаралар турында мәсьәләләр каралды.