2014 елның 15 апрелендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Рөстәм Әсхәт улы Арсланов тарафыннан Татарстан Республикасы Зеленодол муниципаль районының Васильево шәһәр тибындагы бистәсендә яшүчеләр өчен күчмә кабул итү үткәрелде.
Күчмә кабул итүнең булачагы турында халыкка массакүләм мәгълүмат чаралары, Зеленодол муниципаль районы сайты, шулай ук иҗтимагый урыннарда мәгълүмати стендларга урнаштырылган белдерүләр аша җиткерелгән иде. Кабул итүгә, бистәдә яшәүчеләр белән беррәттән, район территориясендә эшчәнлек алып баручы эшмәкәрләр дә килде.
Кабул итүдә Васильево ш.т.б. башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Н.Н.Павлова, Зеленодол территориаль органы начальнигы М.В.Тихонова, Зеленодол территориаль органының үсеш һәм координация бүлеге начальнигы Ф.Ф.Гаязетдинова катнашты.
Бистәдә яшәүчеләрне кабул итү “түгәрәк өстәл” форматында ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керүче барлык мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча үткәрелде. Бистәдә яшәүчеләр белән җылы гына әңгәмә булды, кулланучылар алкоголь базарының торышы мәсьәләләре буенча үзләренең фикерен җиткереп, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсенә кагылышлы сораулар бирде.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Арсланов барлык сорауларга да гамәлдәге закон нигезендә тулы җаваплар бирде. Чаралар үткәрү барышында чараларда катнашучы барча кешегә “Мебельгә заказ бирү һәм аны әзерләү” буенча кулланучы белешмәлеге, “Килешү шартлары, туристның, җаваплы эш башкаручының хокуклары һәм бурычлары” дигән турист белешмәлеге, “ЖКХ буенча белешмәлек”, “Гаризалар һәм дәгъвалар үрнәкләре”, “Pulse” газетасының чираттагы саны өләшенде.