ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе ел башыннан бирле Чаллы халкыннан алынган кулланучылар хокукларын бозу турында меңнән артыграк мөрәҗәгатне карап тикшерде.
Территориаль орган начальнигы Гөлшат Вафина әйтүенчә, чаллылылар асылда сәнәгать товарлары: кәрәзле телефоннар, телевизор, суыткыч, компьютер, кием-салым һәм аяк киеме сыйфатына канәгатьсезлек белдерә. Пластик тәрәзәләр һәм ишекләр эшләү, аларны кую буенча сыйфатсыз хезмәт күрсәтелүгә зар-интизарның да беткәне юк.
Шикаятьләрнең гомуми саныннан 78 проценты сәүдә өлкәсенә, 20 проценты – көнкүреш хезмәтләре күрсәтүгә, 1 проценты – башка хезмәтләр күрсәтүгә, 1 проценттан кимрәге – торак-коммуналь хезмәтләр күрсәтүгә туры килә.
Гөлшат Вафина мөрәҗәгатьләрнең 82 процентының кулланучылар файдасына хәл ителгәнлеген дә билгеләп үтте. Шул рәвешле аларга судка кадәр тәртиптә 700 мең сум акчалары кире кайтарып бирелгән. Бу хакта автомобильчеләр шәһәре мэриясенең матбугат хезмәтеннән хәбәр ителә.