Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль бүлеге Казан ш. Совет районының Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәетгалиев исемендәге Мәдәният сарае администрациясе чакыруы белән Җиңү көне алдыннан сугыш һәм тыл ветераннары, аларның туганнары өчен очрашу уздырды.
Очрашуга бары тик берничә сугыш һәм хезмәт ветераны гына мөстәкыйль килә алды. Кайберәүләре туганнарының ярдәме белән килсә, күпләр үзләре урынына балаларын, оныкларын, хәтта онык балаларын җибәргән булып чыкты.
Башта лекция булды, аннан ул җайлы гына җылы әңгәмәгә күчте. Әңгәмә барышында куллану базары турында аң-белемнәр һәм уй-фикерләрне белешү рәвешендә сөйләшү булды. Өлкән яшьтәге кешеләр, ярлы булса да, сыйфатлы ризыклардан гына торган кибет киштәләрен сагынып искә төшерде, язылып кую буенча гына сатып алынган көнкүреш техникасының ватылмыйча бик озак хезмәт иткәнлеге турында сөйләде. Кибетләрдә бүгенге муллыкның эзе дә булмаганлыгы, аның каравы үзебездә химиясез генә җитештерелгән ризыкларның гына кулланылганлыгы искәртелде. Ветераннар үзләренең хокукларын яклауны күздә тоткан законның булмаганлыгына кагылып, бүген гамәлдә булып килгән бу законның нигезләмәләрен (товарны кире кайтарып бирүне күздә тоткан) уңай бәяләде. Әмма кибетчеләр арасында хезмәт күрсәтү культурасының элек тә, хәзер дә әлләни мактанырлык булмаганлыгы билгеләп үтелде. Кешене итагатьлелеккә, үз эшен һәм үз клиентларын яратуга бернинди закон белән дә өйрәтеп булмый шул. Бу белемгә генә дә бәйле түгел, дигән фикерне җиткерде ветераннар. Яшьләрне лаеклы тәрбияләү – аларны иң элек әнә шул мәсьәлә борчый.
Очрашуга килүчеләр асылда торак-коммуналь һәм көнкүреш хезмәтләре күрсәтү өлкәсенә бәйле сорауларына җаваплар ишетте.
Якынлашып килүче бәйрәм белән сезне, кадерле Ветераннар! Озын гомер, саулык-сәламәтлек, иминлек телибез сезгә!