17 апрель көнне Балык Бистәсе районында, хәмер базарындагы хәлләрне тотрыклыландыру һәм хәмер продукциясенең законсыз әйләнеше очракларына юл куймау буенча уртак эшне көчәйтү максатыннан чыгып, Балык Бистәсе муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Р.Х.Хәбибуллин катнашында чираттагы киңәшмә булып узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы начальнигы М.И.Егорова, Эчке эшләр министрлыгының Балык Бистәсе районы бүлеге начальнигы И.Ф.Мостафин, шулай ук “Форпост” һәм “Яшь гвардия” иҗтимагый оешмалар вәкилләре катнашты.
Утырыш йомгаклары буенча, шул исәптән май бәйрәмнәре алдыннан, алга таба эшләү өчен бурычлар билгеләнде.