2014 елның 18 апрелендә Менделеев муниципаль районында авыл җирлекләре башлыклары, алкогольле продукция, шул исәптән сыра һәм сыра эчемлекләре сату өлкәсендә эшчәнлек алып баручы оешмалар җитәкчеләре, эшмәкәрләр белән киңәшмә уздырылды. Киңәшмәдә Менделеев муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Р.Ф.Хисаметдинова, башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый үсеш, сәнәгать, сәүдә һәм эшмәкәрлеккә ярдәм итү буенча урынбасары Р.Х.Әхмәдиева, ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Г.Т.Вафина, «Алкоторг» ҖЧҖ директорының товар җибәрүләр буенча урынбасары М.А.Матвеев катнашты.
Киңәшмәдә алкогольле һәм спиртлы продукциянең, шул исәптән көмешкәнең һәм башка суррогат продукциянең законсыз әйләнешенә киртә кую чаралары үткәргәндә контрольлек итүче органнар һәм хокук саклау органнарының җирле үзидарә органнары белән берлектә эшләвен оештыру мәсьәләсе каралды.
Моннан тыш сәүдә оешмалары вәкилләренә алкогольле продукция әйләнешен декларацияләүдә закон таләпләрен үтәүнең зарурилыгына күрсәтеп үтелде. “Росалкогольрегулирование” форматындагы декларацияләр тапшыруга бик зур җаваплылык хисе белән каравыгызны үтенәбез. Декларацияләү өлкәсендә законны санга сукмау очраклары өчен РФ КоАП 15.13 статьясында 55тән 110 мең сумга кадәр штрафлар күздә тотылган”, - дип билгеләп үтте ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы начальнигы Гөлшат Вафина.