Ведомствоара комиссия утырышы

2014 елның 22 апреле, сишәмбе

2014 елның 18 апрелендә Кукмара муниципаль районы хакимиятендә  этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерүне һәм аларның законсыз әйләнешен кисәтү максатыннан бердәм дәүләт сәясәтен алып бару буенча Ведомствоара комиссия утырышы үткәрелде.

Арча территориаль органы тәкъдиме белән, “Миләш” ҖЧҖ мини-бары (түбәндәге адрес буенча урнашкан: Кукмара ш.т.б., Ленин ур., 71 й.) эшен (“Миләш” кибетендә төнге сәгатьләрдә спиртлы эчемлекләр сату турында ТР Хөкүмәте рәсми Интернет-порталының “Халык контроле” бүлегенә Кукмара шәһәр тибындагы бистәсендә яшәүчеләрдән алынган мөрәҗәгатькә бәйле рәвештә) карап тикшерү көн тәртибенең төп мәсьәләсенә әйләнде. “Роспотребнадзор”ның Татарстан Республикасы буенча Идарәсе территориаль органы җитәкчесе мәгълүматларына караганда, Кукмара районында “Миләш” бары санитария нормалары һәм кагыйдәләренә туры килми. Шул сәбәпле әлеге барның эшчәнлеген туктату турында район судына дәгъва гаризасы әзерләнгән.

Комиссия утырышында шулай ук агымдагы елның I кварталы йомгаклары нигезендә районның авыл җирлекләре буенча алкогольле продукцияне сатуның торышы һәм алкогольле продукциянең легаль булмаган әйләнешенә каршы көрәш максатыннан оештырылган мобиль төркемнең эшен көчәйтү турында мәсьәләләр каралды. Җирлекләр башлыкларына “ике төрле максатта кулланыла торган” спиртлы сыекчаларны сатуны аерым контрольлеккә алу һәм күчмә сәүдә графикларын үтәү бурычлары куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International