Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының 2014 елның I кварталындагы эшчәнлеге йомгаклары

2014 елның 23 апреле, чәршәмбе

2014 елның 21 апрелендә Чаллы башкарма комитетында үткән “эшлекле дүшәмбе”дә Чаллы территориаль органы җитәкчесе Гөлшат Тавис кызы Вафина “Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе Чаллы территориаль органының 2014 елның I кварталындагы эшчәнлеге йомгаклары турында”     чыгыш ясады.

3 ай эчендә 63 контрольлек чарасы уздырылды, шулар нәтиҗәсендә закон бозуның 48 очрагы ачыкланды, шул исәптән алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә – 42 очрак. Болар – сыраны билгеләнмәгән вакытта сату (27 очрак), лицензиясез эшчәнлек (9 очрак), көмешкә сату (1 очрак), Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукцияне сату һәм ташу (5 очрак)”, - дип билгеләп үтте Гөлшат Вафина.

ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чаллы территориаль органы өч ай эчендә кулланучылар хокукларын бозу турында 1142 мөрәҗәгатьне карап тикшерде. Гөлшат Вафина әйтүенчә, шикаятьләрнең төп өлеше кулланучылар тарафыннан сатып алынган сәнәгать товарлары: кәрәзле телефоннар, суыткыч, телевизор, персональ компьютерлар, кием-салым, аяк киеме сыйфатына туры килә. Моннан тыш кулланучылар ишекләр, пластик тәрәзәләр эшләү һәм кую хезмәтләренең сыйфатсыз булып чыгуына да зар белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International