Төн, урам, кибет, сыра...

2014 елның 24 апреле, пәнҗешәмбе

18 апрель көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре Чистай шәһәрендә төнге рейд үткәргәндә “Универсальный” кибетендә сыра сату очрагына тап булды.

Әлеге очрак буенча хосусый эшмәкәргә карата административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, эш материаллары, тиешле карар кабул итү өчен, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенә җибәрелде.

Сүз уңаеннан, “Универсальный” кибетендә эшчәнлек алып баручы әлеге хосусый эшмәкәрнең быел инде моңа кадәр дә хезмәткәрләребез игътибарына эләккәләгәнлеген искәртеп үтик. Хосусый эшмәкәр ел башыннан бирле Чистай ш. җәмәгать суды карарлары нигезендә РФ КоАП 14.16 ст. 3 өлеше буенча (алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне үтәмәгән өчен) барлыгы 10000 сумлык штраф  рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды инде.

Алкогольле продукцияне ваклап сату өлкәсендә бозуларны, шул исәптән төнге сәгатьләрдә, ачыклау эше дәвам иттерелә.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International