Төзәтмәле декларацияләр тапшыру турында

2014 елның 30 апреле, чәршәмбе

“Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки)  алардан файдалану күләме турында, җитештерү егәрлекләрен куллану турында декларацияләр тапшыру хакында” 09.08.2012 ел, №815 Россия Федерациясе Хөкүмәте карары белән расланган  Этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү, әйләнеше һәм (яки)  алардан файдалану күләме турында, җитештерү егәрлекләрен куллану турында декларацияләр тапшыру кагыйдәләренең 20 пункты нигезендә, агымдагы хисап чорында оешма (хосусый эшмәкәр) тарафыннан декларациядә кирәкле мәгълүматларны чагылдырмау яки тулысынча чагылдырмау ачыкланганда, шулай ук узган хисап чорында җибәрелгән хаталар (ялгышлыклар) ачыкланганда, оешма (хосусый эшмәкәр) элек тапшырылган декларацияләрдәге мәгълүматларны аныклаучы мәгълүматлардан (өстәмәләр) торырга тиешле төзәтмәле декларацияләр тапшыра.

 

Төзәтмәле декларацияләр хисап кварталыннан соң килә торган квартал тәмамланганчы​, тапшырылган мәгълүматларның тулы яки дөрес булмавына китергән сәбәпләрен күрсәтеп (лицензиянең гамәлдә булу шартларын бозуларны юкка чыгару турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе күрсәтмәсе буенча төзәтмә декларацияләр тапшырудан тыш), тапшырыла.

 

Вәкаләтле органнар тарафыннан оешма (хосусый эшмәкәр) эшчәнлегенә тикшерү үткәрү вакытында оешма (хосусый эшмәкәр) тикшерү үткәрелә торган чорга төзәтмәле декларацияләр тапшыра алмый.

 

Төзәтмәле декларацияләр  түбәндәге очракларда билгеләнгән срок чыкканнан соң тапшырылырга мөмкин:

 

- лицензиянең гамәлдә булу шартларын бозуларны юкка чыгару турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе күрсәтмәсе буенча;

 

- билгеләнгән срок чыкканнан соң төзәтмәле декларация   тапшыру мөмкинлеге бирү турында оешмаларның (хосусый эшмәкәрләр) гаризаларын (мөрәҗәгатьләр) (алга таба – гариза) карап тикшерү нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бәяләмәсе буенча.

 

Билгеләнгән сроклар чыкканнан соң төзәтмәле декларацияләр тапшыру мөмкинлеге турында гаризаларда күрсәтелә:

 

а) һәр чор өчен аерым күрсәтеп, төзәтмәле декларацияләрне тапшыру сәбәпләре;

 

б) элек тапшырылган декларацияләргә кертелә торган барлык үзгәрешләр, шул исәптән контрагентларның реквизитларындагы һәм атамаларындагы, ТТН реквизитларындагы (номерлары, даталары, адреслары һ.б), этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмнәреендәге һ.б. үзгәреш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International