Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәтнең 3 апрель, 2014 ел, №84 боерыгы басылып чыкты

2014 елның 5 мае, дүшәмбе

“Әзер продукция күләмендә этил спирты микъдары 25 проценттан күбрәк булган этил спирты, алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясе, азык-төлек булмаган спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше күләмнәре турында һәм алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү өчен этил спиртын куллану күләмнәре турында декларацияләр тапшыруга контрольлек һәм күзәтчелек буенча Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт тарафыннан дәүләт вазыйфасын үтәүнең административ регламентын раслау турында” 3 апрель, 2014 ел, №84 Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт боерыгы (РФ Юстиция министрлыгында 2014 елның 23 апрелендә теркәлгән, теркәлү №32091) басылып чыкты.

Әлеге боерык нигезендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм әйләнеше өлкәсендә декларацияләр тапшыруга контрольлек һәм күзәтчелек буенча дәүләт вазыйфалары җайга салынган.

Дәүләт вазыйфаларын “Росалкогольрегулирование” (үзәк аппарат һәм территориаль органнары) башкара. Боерыкта декларацияләр төрләре һәм аларны тапшырырга тиешле оешмалар санап үтелгән. Декларацияләр квартал саен, хисап чорыннан соң килүче айның 20 нче числосыннан да соңга калмыйча, тапшырыла. Алар көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән расланган электрон документ рәвешендә телекоммуникация элемтә каналлары аша җибәрелә. Электрон имзаны тикшерү өчен ачкыч сертификатын аккредитацияләнгән теләсә кайсы раслау үзәгеннән алырга була.

Ведомство тапшырылган декларацияләрне тапшыру срогы тәмамланганнан соң 10 эш көне эчендә тикшерә.

Оешманың декларация тапшырмавы яки вакытында тапшырмавы ачыкланган очракта күрсәтмә чыгарыла. Күрсәтмәне үтәмәү очрагында планнан тыш (документар яки күчмә) тикшерү уздырыла.

Боерыкта дәүләт вазыйфасын үтәгәндә вазыйфаи затларның кылган гамәлләренә (яки кылмаган гамәлләренә) шикаять белдерү тәртибе билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International