Урамда – май...

2014 елның 6 мае, сишәмбе

Бер-бер артлы килгән май бәйрәмнәре Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре өчен киеренке чорны башлап җибәрә. Табигать кенә түгел, гамәлдәге законнарны күрмәмешкә-белмәмешкә салышучылар  да “кышкы йокы”ларыннан уяна бит. Көннәр озынайганлыктан, күпләр урамда саф һавада күңел ачу, бакчага китү, табигатькә чыгу ягын карый. Күңел ачу, ял итү, әлбәттә инде, хәмерсез генә дә булмый.

Мондыйларга хәмер табу мәсьәләсендә азмы-күпме табыш алу бәрабәренә закон бозуны бар дип тә белмәгән адәмнәр  тамчы да шикләнмичә шундук ярдәмгә килергә әзер тора. Нигә? Чөнки Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре бәйрәм көннәрендә ял итә, дип уйлый. Тик юк шул. Нәтиҗәләр болайрак: хезмәткәрләребез төнге сәгатьләрдә хәмер сатуның 10 очрагын (Лениногорск, Чаллы шәһәрләре, Әтнә, Теләче, Түбән Кама, Чистай районнары), көмешкә сатуның 2 очрагын (Әтнә, Теләче районнарында), тиешле лицензиядән башка гына хәмер сатуның 1 очрагын (Чаллы ш., “Чинара” кибете) ачыклады.

1  Май – Яз һәм хезмәт бәйрәмендә  Казахстанда җитештерелгән “Снежная королева” аракысын   вокзал яны мәйданында үз машинасыннан гына сатарга карар иткән Бөгелмәнең бер хосусый эшмәкәре барыннан да уздырды. Аны 12 шешә аракысыннан коры калдырырга туры килде. Хәзер аңа карата административ тикшерү эше алып барыла.

Хәчтерүш алыпсатар, “Язмыш шаяруы, яки җиңел пар белән!” дигән атаклы кинофильмдагы мәгълүм герой әйткәндәй, “бу бәйрәмне бик озак хәтереннән җуя алмастыр”, мөгаен...

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International