ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченконың Җиңү көне уңаеннан котлавы

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Дәүләт алкоголь инспекциясе һәм шәхсән үз исемемнән Сезне бөек бәйрәм – Җиңү көне белән котлыйм!

Еллар уза, тик каһарманнарыбызның батырлыгы турында якты истәлек сүнми-сүрелми. Миллионнарча кешенең тормышын астын-өскә китергән фаҗигале вакыйгаларның яңаларын  табып, тарих төбенә торган саен тирәнрәк төшә барабыз.

Сезнең язмышыгызга туры килгән сынаулардан кыю һәм көчле рухлы, фидакарь, батыр, үз Ватанын һәм үз халкын чиксез яраткан кешеләр генә сынмас-сыгылмастыр.

Түбәнчелек белән  сезгә баш иябез!

Күгебез тыныч булсын,  тирәгездәге кешеләр  сезнең сәламәт һәм бәхетле булуыгыз өчен кулларыннан килгәннең барын да эшләсен! Бөек Җиңү бәйрәме белән!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International