Бөек Ватан сугышы ветераннары белән очрашу

2014 елның 8 мае, пәнҗешәмбе

2014 елның 7 маенда, Бөек Җиңүнең 69 еллыгы алдыннан, Арча территориаль органы начальнигы Б.И.Кадыйров, Арча территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге начальнигы Л.И.Абдуллина Бөек Ватан сугышы ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен Арча районы өлкәннәр йортында, шулай ук өйләренә барып  якынлашып килүче Бөек Җиңү бәйрәме белән котлады.

Ветераннарны онытмау, аларга һәрдаим ярдәм итеп килү – безнең һәркайсыбызның зур бурычы гына түгел, намус эше дә. Б.И.Кадыйров бәйрәм  уңаеннан ветераннарга бүләкләр тапшырды. Ветераннар әлеге бәйрәмне һәр ел саен көтеп ала, һәм бу көннәрдә аз гына булса да кайгырту-игътибар тою алар өчен аеруча зур әһәмияткә ия. Ветераннар, үз чиратында, үзләренең сугыш вакытында күргәннәре, бүгенге тормышлары турында сөйләде. Кайберләре Россия Федерациясе Президенты  В.В.Путин, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов, Арча муниципаль районы хакимияте башлыгы А.А.Нәзиров исеменнән җибәрелгән котлау хатларын, шулай ук балалар үз куллары белән ясап бүләк иткән котлау открыткаларын сөенә-сөенә күрсәтте.

Очрашулар барышында ветераннарга һәм тыл хезмәтчәннәренә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең эшчәнлеге һәм бурычлары, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп нигезләмәләре турында сөйләп үтелде. Аларга “Кулланучы белешмәлеге” дигән буклетлар һәм кулланучылар өчен файдалы мәгълүматларга бай булган “Pulse” газетасының чираттагы саны өләшенде.

Чарада катнашкан һәр ветеран үзләренә күрсәтелгән игътибар-хөрмәт өчен рәхмәт сүзләре җиткерде.

Без исә һәрбер Бөек Ватан сугышы ветеранына чиксез рәхмәтле генә түгел, алар алдында – чиксез бурычлы да.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International