Сугыш – нинди куркыныч сүз. Ә Җиңү – нинди матур сүз! Елдан-ел аларның сафлары сирәгәюне күреп-белеп тору бик авыр. Тик берни эшләтеп булмый - картлык... Ветераннарыбыз безнең...Алар сынмаган, сыгылмаган! Алар бай, тук тормышны күрмичә, аздан дә канәгать булып яши белгән. Ә инде 9 майда фашизманы Җиңү аларны бу дөньяда иң бәхетле кешеләргә әйләндергән!
Сугыш кырларындагы искиткеч фидакарьлекләре, бөек Җиңүгә, иртәгәсе көннең яхшырак буласына иксез-чиксез ышанулары белән безгә бүгенге тыныч тормышны бүләк иткән затларыбыз 7 май көнне шәһәр китапханәсенә җыелды. Бу очрашу безгә Бөек Ватан сугышы ветераннары - Җиңүне якынайткан фидакарьләр алдында түбәнчелек белән баш ию мөмкинлеге бирде. Ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен котларга мәктәп укучылары, Чаллы территориаль органы белгечләре җыелды.
Мәктәп укучылары ветераннарга бәйрәм концерты куйды. Сугыш турындагы җыр-шигырьләр ветераннарның күзләрен яшьләндерде, күңелләре белән янә шул елларга кайтарды.ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе белгечләре исә кулланучылар хокукларын яклауга кагылышлы көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча әңгәмәләр оештырды. Ветераннар чәй табыны янында бер-берсе белән рәхәтләнеп аралашты: сугыш хатирәләре белән уртаклашты, шул елларның кайгы һәм шатлыкларын күңелләрендә яңартты, җырлар көйләде.
Хөрмәтле ветераннар! Бөек бәйрәм – Җиңү көне белән эчкерсез котлауларыбызны кабул итегез! Бу бәйрәм халкыбызның каһарманлык, рухи һәм физик ныклыгы үрнәгенә әйләнде. Өлкән буынның Ватаныбыз язмышына үтә сакчыл мөнәсәбәте бик зур ватанпәрвәрлек һәм халык ышанычы көче үрнәгенә әйләнергә тиеш. Ветераннарыбыз Җиңү өчен бик күп көч түкте. Күпләре бүген янәшәбездә юк та инде. Әмма без аларның сугышчан батырлыкларын беркайчан да хәтеребездән җуймаячакбыз! Ветераннарыбызга саулык-сәламәтлек, күңел җылысы, якыннары канаты астында тыныч кына яшәүләрен, бәхетле картлык телибез! Күк йөзебез һәрвакыт аяз булсын, кояшыбыз яктырак янсын!