2014 елның 6 маенда бөек бәйрәм – Җиңү көне алдыннан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгече Буа муниципаль районының сугыш ветераннары һәм тыл хезмәтчәннәре белән очрашу үткәрде. Очрашуга 10 кеше килде.
Ветераннарны, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге аң-белемнәрен арттыру максатыннан чыгып, “Кулланучылар хокукларын яклау турында” РФ Законының төп статьялары белән таныштыру булды.
Лекциядән соң азык-төлек, кием-салым, көнкүреш техникасы сыйфаты буенча әңгәмә оештырылды. Ветераннарга өйдән-өйгә кереп дарулар, медицина аппаратурасы сатып йөрүчеләр белән аеруча сак эш итәргә кирәклеге әйтелде. Аларның барлык сорауларына тулы җаваплар бирелде.
Территориаль орган белгече ветераннарны җылы котлап, аларның барчасына озын гомер, нык сәламәтлек, кайгы-хәсрәтсез картлык теләде.
Очрашуда катнашучыларга буклетлар һәм “Пульс” газетасының чираттагы саны өләшенде.