Бер-бер артлы килгән май бәйрәмнәре артта калды. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе хезмәткәрләре бәйрәм дип, ял дип тормады: алкогольле һәм спиртлы продукция өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү эшен дәвам иттерде. Кайбер муниципаль районнарда рейдлар эчке эшләр органнары хезмәткәрләре белән берлектә уздырылды.
Бәйрәм көннәрендәге киеренке эш нәтиҗәсендә алкогольле продукцияне тиешсез вакытта сатуның 6 очрагы ачыкланды (Чаллы ш. - “Радость” кибете; Алабуга ш - “Ләйлә” кибете: Казан ш. - “Тимур” ҖЧҖ (Лаврентьев ур, 9); “Агаев” ҖЧҖ (Ямашев пр., 104); “Нелли+” (Ямашев пр., 91); хосусый эшмәкәр Мамедов Д.Ж. (3-я Кленовая ур.).
Алексеевск районында гражданнарның шәхси йортларында көмешкә сатуның 2 очрагы (Алексеевск бистәсендә, Биләр авылында) билгеләнде.