Дәүләт Думасы хәмергә кагылышлы кайбер закон проектларын карап тикшерәчәк

2014 елның 13 мае, сишәмбе

Дәүләт Думасында якын киләчәктә хәмергә кагылышлы берничә закон проекты карап тикшереләчәк. Шундый закон проектларының берсе закон сыйфатында кабул ителгән очракта дәүләт учреждениеләрендә, шулай ук торак йортларның беренче катларында урнашкан кибетләрдә хәмер белән сату итү тыелырга мөмкин.

Цифра тармак аналитик агентлык башлыгы Вадим Дробиз әйтүенчә, торак йортларның беренче катларында башлыча кече бизнесның  сәүдә нокталары урнашкан. “Мондый чара кече бизнесны ваклап сату челтәреннән кысрыклап чыгаруны аңлатачак, бу исә зур ретейлерларга бик отышлы булачак”, -  ди ул.

Шулай ук җәмәгать туклануы пунктларында хәмер сатканда шешәне ачып бирү зарурилыгы да барлыкка килергә мөмкин. Бу тимер юл, һава һәм су транспортының җәмәгать туклануы пунктларына да кагылачак.

Кайбер йомшаклыкларга да юл куелу ихтималы бар: әйтик, “сельпо” кибетләренә ия булмаган авылларда автомобиль кибетләрендә хәмер эчемлекләре сату рөхсәт ителергә мөмкин. Белгечләр фикеренчә, бу көмешкә һәм суррогат эчемлекләрнең кулланылыштан азмы-күпме төшеп калуына китерәчәк, дип хәбәр ителә “Российская газета”да басылып чыккан язмада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International