Төнлә сыра сату

2014 елның 14 мае, чәршәмбе

Узган елдан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең территориаль органнары алкогольле продукция әйләнеше өлкәсендә контрольлек-инспекция эшен оештыруда сәламәт тормыш рәвешен пропагандалаучы “Яшь гвардия, “Форпост”, “Аек Әлмәт”, “Позитив” клубы кебек иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр белән актив төстә берлектә эшләп килә.

Май бәйрәмнәрендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәрләре “Форпост” иҗтимагый оешмасы вәкилләре ярдәмендә Чистай шәһәренең “Альянс” кибетендә алкогольле продукцияне сату вакыты чикләнгән чорда сыра сату очрагын ачыклады. Законны санга сукмаган хосусый эшмәкәргә карата РФ КоАП 14.16 статьясының 3 өлеше буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелде, эш материаллары тиешле карар кабул итүгә җибәрелде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International