Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе “Татарстан Республикасы территориясендә хәл кертә торган аз хәмерле һәм хәмерсез эчемлекләрне ваклап сатуны чикләүләр турында” Татарстан Республикасы законы проектын эшләде.
Проект Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сәламәтлеген хәл кертә торган аз хәмерле һәм хәмерсез эчемлекләрнең (шул исәптән энергетик эчемлекләр) тискәре йогынтысыннан саклау максатыннан чыгып эшләнде.
Закон проектында Татарстан Республикасы территориясендә хәл кертә торган аз хәмерле эчемлекләрне ваклап сатуга чикләү кертү күздә тотыла:
1) балигъ булмаганнарга;
2) балалар, мәгариф һәм медицина оешмаларында;
3) үсмерләр һәм яшьләр катнашындагы
массакүләм-мәдәни чаралар үткәрү урыннарында;
4) мәдәният, физкультура-савыктыру оешмаларында һәм спорт корылмаларында.
Документ белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе сайтында “Татарстан Республикасы законнары/нормати-хокукый актлары/җайга салу тәэсирен бәяләү/норматив-хокукый актлар проекты” бүлегендә танышырга була.