Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясе утырышы

2014 елның 20 мае, сишәмбе

2014 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә Алкогольле продукция буенча республика ведомствоара дегустация комиссиясенең чираттагы утырышы булачак. Анда “Шардоне” һәм “Мерло” ярым татлы шәрабләр дегустацияләнәчәк.

Дегустациягә Россиядә, Сербия, Болгария, Молдавиядә җитештерелгән үрнәкләр, шулай ук “Татспиртпром” ААҖ филиалы - “Казанский” шәраб заводы”  продукциясе тәкъдим ителә.

Дегустациягә тапшырылган продукциянең ваклап сатудагы бәясе – 0,7 л сыешлыклы бер шешә өчен 150-300 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International