Краснодарда ведомствоара комиссия киңәшмәсендә Кубаньда шәраб әзерләү базарында тоткан урынны саклап калу һәм шәрабны җитештерү күләмнәрен арттыру мәсьәләләре буенча фикер алышу булды.
Төрле чыганаклар мәгълүматларына караганда, Краснодар краеның сәүдә челтәрендә сатыла торган шәраб-аракы продукциясенең 50 проценты чамасы – контрафакт товар. Тикшерүләр нәтиҗәсендә кулланучылар арасында ихтыяҗ зур булган әлеге товарны сатучыларның 90 процентына якынының санитария нормаларын бозуы ачыкланган. Өстәвенә алкоголь белән сәүдә итүчеләр арасында күпчелегенең үз эшчәнлекләрен лицензияләү кагыйдәләрен, шулай ук гамәлдәге закон нормаларын санга сукмыйча алып барулары билгеләнгән.
Краснодар крае хакимияте башлыгы бу җәһәттән төбәктә килеп туган хәлләрнең чиктән тыш катлаулы булуын яшерми. Александр Ткачев әйтүенчә, зур штрафлар ярдәмендә генә бу хәлләрдән котылырга була. Контрафакт хәмер белән сәүдә итүчеләргә штрафлар күләмен кичекмәстән арттырырга кирәк, ди ул.
Киңәшмәдә шулай ук сыйфатсыз шәраб-аракы продукциясен саклау, ташу проблемалары, шулай ук бу товарны вакытлыча саклау складларының булмавы кебек мөһим мәсьәләләр дә күтәрелде. Әмма законда бу мәсьәләләр җайга салынмаган, шуңа күрә край губернаторы бюджеттан тыш средстволар эзләргә, гомумән, бу юнәлештәге эшне дәвам иттерергә чакырды.
Кубаньда елына 8,5 миллион декалитр күләмендә шәраб-аракы продукциясе җитештерелә. Шул ук вакытта крайда алкогольнең кайбер төрләре җитәрлек күләмдә җитештерелми. Мәсәлән, 2008 елдан башлап, аракы җитештерүнең кимүе күзәтелә: аның күләме 10 процентка кимеп, әле һаман түбәнгә тәгәрәвен дәвам итә. Тагын шунысы бар: Кубаньда үзләре җитештергән аракының нибары 8 проценттан кимрәге сатыла. Төбәкнең кайбер предприятиеләре, экономия йөзеннән, табигый булмаган шәраб ясый. Шул сәбәпле намуслы шәраб ясаучылар һәм край бюджеты зыян күрә: бюджет елына 1,5-2 миллиард сумлык салым акчасын югалта. Ә инде шәраб-коньяклары белән атаклы җитди көндәш – Кырым пәйда булгач, крайның хакимиятендә утыручылар алдына Кубаньда легаль төстә шәраб җитештерүчеләргә төрле яклап ярдәм итү бурычы килеп баса.