Туйга, имеш

2014 елның 23 мае, җомга
Закон бозучылардан – алкогольле һәм спиртлы продукцияне легаль булмаган төстә ташыган гражданнардан тузга язмаган әллә ниләр ишетергә була. Кемдер, янәсе үзе өчен, кемдер – туганнары яки дус-ишләре, кемдер ниндидер бәйрәм үткәрү өчен ташый. Машиналарына ким дигәндә 1000 - 3000 шешә аракы шыплап тутырылган булыр. Шешәләр саны бик сирәк очракларда гына азрак булып чыгарга мөмкин. Россиядә елына бер кешегә туры килә торган хәмер куллану күләменең уртача алганда 9 литр чамасы тәшкил итүен исәпкә алганда, гражданнар хәмер запасын берничә дистә елга әзерләп куя булып чыга түгелме?!. 2014 елның 15 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Әлмәт шәһәре полиция хезмәткәрләре белән берлектә Объездная урамы аша гражданин А.Э.В.ның (Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә яши) Газель автомобилендә, имештер, туй уздыру өчен 1200 шешә хәмер продукциясе, тәгаенләп әйткәндә, “Кристалл” аракысы алып бару очрагын ачыклады. Моннан тыш 2014 елның 15 маенда 01 сәгать 40 минутта Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Баулы эчке эшләр бүлеге полиция хезмәткәрләре белән берлектә Мәскәү – Чиләбе автомобиль юлының 1280 нче чакрымында гражданин Ш.Р.Ф.ның (Башкортстанда яши) ГАЗ 330232 маркалы автомобилендә 17 төрдәге 3000 шешәдән артыграк алкогольле продукцияне китерүе билгеләнде. Әлеге фактлар буенча административ тикшерүләр алып барыла.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International