Зәй муниципаль районы эшмәкәрләре һәм район халкы белән очрашу

2014 елның 27 мае, сишәмбе
2014 елның 27 маенда Зәй муниципаль районы хакимияте бинасында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Арсланов, Зәй муниципаль районы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Р.М.Халитов, территориаль контрольлек һәм хокук саклау органнары вәкилләре, “Алкоторг” ҖЧҖ, “Пивоварня Москва-Эфес” ЯАҖнең Казан шәһәрендәге филиалы вәкилләре, шулай ук авыл җирлекләре башлыклары катнашында күчмә киңәшмә була. Киңәшмә “Зәй муниципаль районының кулланучылар базары торышы һәм аны үстерү проблемалары” дигән темага багышлап уздырылачак. Моннан тыш шул ук көнне Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе урынбасары Р.А.Арсланов Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган мәсьәләләр, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу, социаль әһәмиятле азык-төлек товарларын сату өлкәсендә законнарны үтәү мәсьәләләре буенча гражданнарны шәхсән кабул итәчәк. Кабул итүгә алдан язылып кую өчен телефоннар: (8555) 36-63-76; (85558)3-54-02.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International