2014 елның 28 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы аяк киеме сата торган оешмалар вәкилләре“ белән Түгәрәк өстәл” үткәрә. Чарада әлеге продукцияне сату өлкәсендә көн кадагына суга торган мәсьәләләр буенча фикер алышу булачак. Сезне “Түгәрәк өстәл” эшендә катнашырга чакырабыз. Биредә сез кулланучылар хокукларын яклау турында закон буенча белемнәрегезне чарлый, сораулар бирә, төрле хәләр буенча фикер алыша, эшегез өчен кирәкле методик материалны кулга төшерә алачаксыз. Очрашу Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе бинасында (адресы: Казан ш., Һади Такташ ур., 94 й., тел.: 277-94-96, 570-68-93) булачак.