Дәүләт Думасының Ирина Яровая җитәкчелегендә депутатлар төркеме закон проектын карап тикшерүгә кертте. Проектта хәмер һәм тәмәке продукциясе контрабандасы, аларны җитештерү һәм сатуга җаваплылыкны көчәйтү тәкъдим ителә, дип хәбәр итә “Ведомости” газетасы. Документ нигезендә, законсыз китерелгән алкоголь һәм хәмернең бәясе 100 мең сумнан артып киткән очракта контрабанда, җинаятьчел, дип исәпләнелә. Депутатлар маркировкаланмаган товарларны җитештерү, сатып алу, саклау, ташу яки сату өчен санкцияләрне тиешле баланска китерергә, шулай ук зур (100 мең сум) һәм аеруча зур (1 млн сум) күләмдә суммалар билгеләргә тәкъдим итә. РФ Җинаятьләр кодексына ТС чиге аша законсыз төстә алкоголь һәм тәмәке алып кергән өчен 300 меңнән 1 миллион сумга кадәр штрафларны күздә тоткан статья кертеләчәк.