ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хәбәр итә

2014 елның 29 мае, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы контрольлек-инспекция бүлеге хезмәткәрләре тулыр-тулмас бер ай эчендә алкогольле продукцияне сатуда чикләүләрне санга сукмауның 9 очрагын ачыклады. Шулардан – алкогольле продукцияне сату вакытын чикләүне санга сукмыйча сыра сатуның 7 очрагы (Түбән Кама районының авыл җирлегендә – 5; Зәй шәһәрендә – 2 очрак) һәм Түбән Кама ш. җәмәгать транспорты хәрәкәтенең тукталыш пунктларында алкогольле продукция сатуның 2 очрагы. Моннан тыш полиция һәм тикшерү комитеты хезмәткәрләреннән билгеләнгән үрнәктәге маркалардан башка гына Казахстан Республикасында җитештерелгән алкогольле продукция әйләнеше очраклары буенча 9 материал алынды. Казахстанда җитештерелгән 1140 литрдан артыграк аракы һәм коньяк законсыз әйләнештән алынды. Гаепле затларга карата административ хокук бозулар турында беркетмәләр тутырылды, эш материаллары тиешле органнарга карап тикшерүгә җибәрелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International