Һаман шул бер тырма

2014 елның 30 мае, җомга

Тырмага бер басканнан соң да акылга утырмаучыларыбыз бар. 2014 елның 28 мартында Балтач районы полиция хезмәткәрләре һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан үткәрелгән контрольлек чаралары барышында Чепья авылында үзенең шәхси хуҗалыгыннан спиртлы продукция сатып яткан  берәү  ике сәгать эчендә ике тапкыр тотылды. Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы начальнигы  әлеге гамәлләре өчен гражданин N га карата барлыгы 7 мең сумлык штрафлар салу турында ике карар чыгарды. Моннан соң инде чепьялының акыллырак буласына - өченче тапкыр тырмага басмавына ышанасы килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International