2014 елның май ае дәвамында Татарстан Республикасы Зеленодол территориаль органы белгечләре үзләре карамагындагы районнарның сәүдә нокталарында яраклылык вакыты чыккан барлыгы 17 мең 718 сумлык товарның кибет киштәләрендә тузан җыеп ятуын ачыклады.
2014 елның 7 маенда территориаль орган белгечләре Кайбыч районында бер хосусый эшмәкәрнең сәүдә ноктасында планлы тикшерү уздырды. Шуның нәтиҗәсендә саклау вакыты чыккан 1,5 мең сумнан артыграк товарның кибет киштәсендә искереп ятуы ачыкланды. Ә бит бу – планлы тикшерү, ягъни хосусый эшмәкәргә тикшерүнең үткәреләсе турында алдан хәбәр итеп куелган дигән сүз.
Шул ук көнне шул ук районда кулланучылар җәмгыяте кибетләренең берсендә кулланучылар хокукларын бозу турында гариза буенча саклау вакыты чыккан товарларны ачыклау максатыннан тикшерү үткәрелде. Бу очракта яраклылык вакыты чыккан 4,6 мең сумлык товарның кибет киштәсеннән әле һаман алынмавы билгеле булды. Нинди товарлар соң бу, дисезме? Асылда – колбаса ризыклары. Кайсыларының саклау срогы берничә көн элек чыкса, араларында бер ай элек яраксызга әйләнеп тә, әле һаман кибет киштәсендә бозылып ятулары билгеле булды. Саклау вакыты чыккан товарларның кулланучылар сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч белән янавын, ә агулану очрагында хәтта ки җинаять җаваплылыгына тартылу ихтималын сатучылар бик яхшы белә югыйсә...
Бу урында кулланучыларга, товар сатып алганда игътибарлы булыгыз, дип тагын бер кат киңәш итәргә генә кала.