Күршеләр – Ульяновск өлкәсендә яшәүчеләр дә контрафакт хәмер сатып баерга маташучыларыбыздан калышмый: казахларның хәмер продукциясен дә, гап-гади спиртлы сыекчаларны да ташыпмы-ташый.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Зеленодол территориаль органы белгечләре Чүпрәле районы буенча полиция хезмәткәрләре белән берлектә Чүпрәле районында – Ульяновск өлкәсе белән чиктәш торак пунктларда ике шундый очракны ачыклады.
2014 елның февралендә булган беренче очракта Цивильск – Ульяновск автомобиль юлының 131 нче чакрымында гражданин Т.Р.Н ның үз автомобилендә Россия Федерациясе законында күздә тотылган маркировкасыз һәм мәгълүматларсыз 48 шешә хәмер продукциясе һәм 5 литрлы 12 канистрда спиртлы продукция (монысы да - бернинди мәгълүматларсыз һәм документларсыз) төяп китерүе ачыкланды.
Россия Федерациясе законында күздә тотылган маркировкасыз һәм мәгълүматларсыз гына хәмер продукциясе ташуның икенче очрагы 2014 елның апрелендә, шул ук Цивильск – Ульяновск автомобиль юлының 131 нче чакрымында билгеләнде. Гражданка С.Л.И нең үз машинасында Татарстан Казахстанда җитештерелгән 24 шешә “PARLAMENT” аракысын алып баруы ачыкланды.
Халык, очсыз булуы сәбәпле, Казахстан Республикасында җитештерелә торган алкогольле продукциягә мөкиббән китә. Алыпсатарларга исә шул гына кирәк тә. Ә инде Казахстан аракысы рәвешенә китерелеп шешәләргә тутырылган спиртлы сыекчаның иминлек таләпләренә җавап бирмәве һәм кешенең сәламәтлеге, тормышы өчен куркыныч белән янавы аларны тамчы да борчымый.