РАР шәрабка минималь бәяләр билгеләү буенча боерык әзерли

2014 елның 5 июне, пәнҗешәмбе

Ведомство 2014 елның 19 июненә кадәр экспертлардан тәкъдимнәр кабул итә.

Хәзерге вакытта Россиядә мондый бәяләр  катылыгы 28 проценттан артыграк булган ликер-аракы һәм башка хәмер продукциясенә карата гамәлдә булып килә. Әйтик, Россиядә 10 марттан 0,5 л сыешлыклы бер шешә аракының ваклап сатудагы минималь бәясе 199 сум тәшкил итә. 2014 елның 1 августыннан иң очсызлы ярты литр аракы бәясе 220 сумга җитәчәк.

Росалкогольрегулирование” материалларында, базарда легаль продукция белән чагыштырганда түбәнрәк бәядән сатыла торган ялган продукциянең күп булуы илебездә шәраб ясаучыларның төп проблемаларыннан берсе булып тора, дип билгеләп үтелә.

РФ Премьер-министры Дмитрий  Медведев 27 майда Абрау-Дюрсода (ABRD) булып узган киңәшмә йомгаклары буенча, аерым алганда, “Росалкогольрегулирование”гә һәм Икътисадый үсеш министрлыгына 2014 елның 19 июненә кадәр күбексез шәрабка минималь бәяләрне билгеләү буенча норматив-хокукый актлар проектларын әзерләп тапшырырга кушты.

Шушы ук киңәшмәдә Краснодар крае губернаторы Александр Ткачев шәрабның ваклап сатуда минималь бәясен шешәсенә 80 сум күләмендә тәкъдим итте.

Кырым шәраб ясаучылары инде 2014 елның апрель башында ук РФ Президенты каршындагы Эшмәкәрләр хокуклары буенча Вәкаләтле вәкил Борис Титовка, контрафактка каршы көрәш максатыннан, Россиядә  шәрабка ваклап сатуда минималь бәяләр кертергә тәкъдим иткән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International