2014 елның май аенда Әлмәт территориаль органы белгечләре хәмер продукциясен сату вакытын чикләүне санга сукмауның 8 очрагын ачыклады. Кибетләр сатучылары асылда сыраны теләсә кайсы вакытта сатып җибәрергә әзер. Ә менә “Альфа” кибетендә (Әлмәт ш., Төзүчеләр пр.) май аенда бер сатучының сыраны гына түгел, аракыны да закон таләбен санга сукмыйча сатуы билгеләнде. Закон таләбен бозуны ул, янәсе, хезмәт хакының күпме сатуына бәйле булуы белән аңлатырга маташты. Югыйсә әле 2014 елның апрелендә генә шул ук кибеттә шундый ук очрак билгеле булган иде. Гаепле затлар 55000 сумлык административ штрафларга тартылып, бу штрафларны түләде дә. Әмма кибет җитәкчелеге һәм сатучылар өчен сабак булмаган шул бу. Хәзерге вакытта вазыйфаи затларга һәм юридик затларга карата административ беркетмә төзелде.
Моннан тыш гражданнарның билгеләнгән үрнәктәге маркалары булмаган Казахстан Республикасы хәмер продукциясен китерүнең 5 очрагы билгеләнде, 3000 литрдан артыграк продукция тартып алынды. Планлы һәм планнан тыш тикшерүләр йомгаклары буенча саклау срогы чыккан 20 000 сумнан артыграк күләмдә азык-төлек утильгә озатылды.