Куллану базары өлкәсендә закон бозуларны кисәтү, закон бозуларга юл куймау Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең төп бурычларыннан берсе булып тора. Шул сәбәпле Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контрольлек чаралары планы һәм кулланучыларның язмача гаризалары нигезендә хуҗалык итүче субъектларга планлы һәм планнан тыш тикшерүләр уздырып килә.
Май аенда гына да тикшерүләр барышында ХЭ Мотыйгуллина Г.Г. (Арча районы), ХЭ Гыйльмиева Ф.А. (Кукмара районы), “Айсылу” ҖЧҖ (Әтнә районы), ХЭ Галиәкбәров И.Г. (Саба районы), “Чепья” ПО (Балтач районы), “Зөфәр” ҖЧҖ (Теләче районы) сәүдә объектларында гомуми бәясе 10 мең сумнан артып киткән яраклылык вакыты чыккан продукциянең кибет киштәләрендә искереп ятуы ачыкланды. Җәйге эссе көннәрдә кулай температурада сакланмаган “свежий” ризыкларның да кайвакыт сәламәтлеккә зыян салуы бар, ә инде саклау вакыты чыккан ризыклар турында әйтеп тә торасы юк! Кечкенә кибетләр һәм ларекларда саклау вакыты чыккан яки дөрес температурада сакланылмый торган ризыкларга бигрәк тә еш юлыгырга туры килә. Тикшерүләр материалларына һәм кулланучылар мөрәҗәгатьләренә ясалган анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, тиз бозыла торган ризыклар - сөт, колбаса ризыклары һәм кондитер әйберләре саклау вакыты чыккан товарлар рейтингында беренче урында тора.
Кулланучыларны тагын бер тапкыр игътибарлы, уяу булырга чакырабыз. Товар сатып алганда кулланучыларның игътибарлы булуы гына күңелсез хәлләрдән котылып калуга китерәчәк. Мондый очракларга тап булсагыз, безгә мөрәҗәгать итегез. Без кулланучылар хокукларын санга сукмау күренешләрен юкка чыгаруга ярдәм итәчәкбез.
Барлык тикшерүләр материаллары да, беркетмә төзү һәм административ йогынты чаралары күрү өчен, “Роспотребнадзор”ның ТР буенча Идарәсе территориаль бүлекләренә җибәрелде.