Алкоголь базарын җайга салу буенча федераль хезмәт, сыра җитештерүне лицензияләү турында карарга вакытыннан алдарак киленгән, дигән фикердә. Тиешле закон проекты озакламый Хөкүмәт тарафыннан рәсми төстә кире алыначак.
Ведомство Россиянең сыра-алкогольсез продукция җитештерүчеләр берлеге исеменә мөрәҗәгать җибәргән. Анда, сырага һәм сыра эчемлекләренә алкоголь базарын җайга салу турында закон нормаларын җәелдерүнең җитәрлек дәрәҗәдә тәҗрибәсе юк, диелгән.
Сыра һәм сыра эчемлекләрен җитештерүне лицензияләүне күздә тоткан закон проектының Дәүләт Думасына 2013 елның ахырында КПРФ депутатлары тарафыннан кертелгәнлеген искә төшерик.
Документ кысаларында егәрлеге елына 300 мең дал күләменнән артып киткән предприятиеләрне лицензияләүнең күздә тотылганлыгын да искәртик.
“Росалкогольрегулирование” каршындагы эш төркемнәрендә катнашучылар билгеләп үткәнчә, ведомство башта лицензияләү идеясен хуплаган.
Әмма хәзер закон нигезендә яңалык кертүнең, зур градуслы хәмер очрагындагы кебек, кире нәтиҗәгә китерү ихтималы аңлашылган (акцизларны арттырганнан соң легаль булмаган җитештерү күләме, төрле бәяләмәләргә караганда, 30-60 процентка үскән), дип хәбәр итә Sostav.Ru, “Ведомости” газетасындагы язмага таянып.