2014 елның 17 июнендә 10.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Актүбә ш.т.б. муниципаль берәмлеге башкарма комитеты бинасында (Актүбә ш.т.б., Губкин ур., 24 й.) Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе И.А.Марченко катнашында гражданнарны видео-кабул итү уздырыла.
Гражданнарны кабул итү Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә керә торган барлык мәсьәләләр буенча, аерым алганда, алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнешен дәүләти җайга салу һәм кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарга кагылышлы мәсьәләләр буенча үткәреләчәк.
Белешмәләр алу һәм кабул ителүгә алдан язылып кую өчен телефон:
(8553) 22-21-66, 22-21-33