Гражданнарны видеоконференц-элемтә аша кабул итү

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

Кичә, 2014 елның 17 июнендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Игорь Александрович Марченко видеоконференц- элемтә аша гражданнарны кабул итте. Бу юлы телекүпер Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районында яшәүчеләр белән урнаштырылды.

Актүбә бистәсендә яшәүче биш кеше кабул ителүгә алдан язылып, үзләрен борчыган сорауларын җиткерде. Шәхсән аралашу барышында барлык сорауларга да тулы җаваплар бирелде.

И.А.Марченко видеоконференция режимында Актүбә шәһәр тибындагы бистәсенең куллану базары торышы һәм аны үстерү мәсьәләләре буенча “Актүбә ш.т.б.” муниципаль берәмлеге башлыгы Р.А.Галиева белән әңгәмә корды.

Муниципаль берәмлек башлыгы Р.А.Галиева районның куллану базарындагы хәлләр турында сөйләде, сатучылар белән сатып алучылар арасындагы үзара мөнәсәбәтләр проблемаларына тукталып үтте. “Ике төрле максатта” кулланыла торган спиртлы продукция фикер алышуның төп темаларыннан берсенә әйләнде.

Кабул итү тәмамланганнан соң Р.А.Галиева бистәдә яшәүчеләргә квалификацияле консультация алу мөмкинлеге тудырылган өчен оешма җитәкчесенең шәхсән үзенә рәхмәт белдереп, Актүбә шәһәр тибындагы бистәсендә видеоконференц-элемтәнең әле беренче тапкыр гына оештырылуын искәртте. Телекүпер чынбарлыктагы кебек аралашу мөмкинлеге тудырды, диде ул. Әйтергә кирәк, бүген  нәкъ менә видеоконференц-элемтә, виртуаль очрашуны чынбарлыктагыга якынайтып, менә дигән аралашу чарасына әйләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International