Нурлат районына чыгу нәтиҗәләре

2014 елның 18 июне, чәршәмбе

2014 елның 16 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль  органы белгечләре тарафыннан  Кече Камышлы авылында “Лилия” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә карата планлы күчмә тикшерү уздырылды. Тикшерү барышында алкогольле продукция буенча товар озату документларының тиешенчә рәсмиләштерелмәгәнлеге, шулай ук 2014 елның май ае өчен алкогольле продукцияне ваклап сату турында дөрес булмаган мәгълүматларның тапшырылганлыгы ачыкланды. Тикшерү йомгаклары буенча акт төзелде, актта ачыкланган бозуларның һәммәсе дә чагылдырылды. Закон бозуларны юкка чыгару турында күрсәтмә бирелде, административ чаралар күрү турында мәсьәлә хәл ителә.

Шул ук көнне Нурлат шәһәрендә алкогольле продукцияне сатуны чикләү буенча мониторинг барышында, “Этил спиртын, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерүне һәм әйләнешен дәүләти җайга салу һәм алкогольле продукция куллануны (эчү) чикләү турында” Федераль законның 16 статьясын санга сукмыйча, стационар булмаган сәүдә объектларында сыра сату очраклары билгеләнде. Контрольлек чаралары барышында сәүдә объектларыннан 210 литр күләмендә сыра сатудан алынды. Ачыкланган закон бозу очракларының барысы буенча да административ тикшерүләр кузгатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International